Безнең дүрт көрәшчебез Базарлы Матакта билбауларда көрәш буенча 2002-2004нче елларда туган кызлар һәм малайлар арасында узган Татарстан беренчелегендә пьедесталга күтәрелделәр. Рамазан Курбановка 28 килограммга кадәргеләр арасында тиңнәр булмаса, Шәхсанам Тухтасимова (48 кг) белән Фәнил Миннеханов (36 кг) финалда гына оттырып, көмеш медаль иясе булдылар. Нияз Усманов Фәнил бил алышкан авырлык категориясендә пьедесталның өченче баскычына күтәрелде.