Изге Вәли көне якынлашу уңаеннан, 2015 нче елның 13 нче апрелендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә “Яшь гаилә” клубының чираттагы утырышы узды.
Тиздән гаилә корырга ниятләүче яшь парлар ГХАТ бүлегенең җитәкчесе Фәния Әхмәтшина белән әңгәмә кордылар.
Фәния Салихҗановна яшь парларга бер-береңә тугрылыклы мәхәббәт һәм хөрмәтле мөнәсәбәтне саклап, нык һәм какшамас гаилә корырга юнәлеш бирде.
Кичә барышында яшь парлар бер-берсенә карата мәхәббәт хисләрен аңлаттылар.