Узган атнада Түбән Ушмадагы “Дуслык“ спорт комплексында өч көн дәвамында мини-футбол бәйгеләре үтте.

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Узган атнада Түбән Ушмадагы “Дуслык“ спорт комплексында өч көн дәвамында мини-футбол бәйгеләре үтте. Җөмһүриятебезнең унҗиде кече шәһәрләр һәм авыл районнары командалары мини-футбол федерациясе кубогына көч сынаштылар. Мамадыш футзалчылары үз төркемнәренә Азнакай һтм Теләче командаларын бирелдереп, ярышларның 1/8нче финалына уздылар. Әлеге өлештән көндәшләребез булган Лениногорск футзалчылары безнекеләр керткән алты тупка бер белән дә җавап бирә алмадылар. Алабугалыларны 1/4нче финалда “Олимп“ыбыз 4:2 исәбе белән бирелдереп, бәйгеләрнең ярымфиналына чыкты. Көндәшләребез – Кукмара футзалчылары да безнең өч тупны җавапсыз калдырдылар. Ә менә финал бәйгесендә Биектауның “Эверест“ командасы өстенлеккә иреште. Кызганычка каршы, егетләребез 4:2 исәбе белән оттырып, бәйгеләрнең төп бүләге – Кубоктан мәхрүм калдылар. Безнең Ренат Шәйхетдинов турнир нәтиҗәләре буенча билгеләп үтелгән иң яхшы өч уенчы арасына эләкте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International