Бүген, 18 февральдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарына эшлекле сәфәр кыла. Сәфәренең төп максаты – район советларының йомгаклау утырышларында катнашу. Аларда 2015 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында сүз барачак. Мамадыш районында Рөстәм Миңнеханов "Мамадыш Промкомбинат"ы фирма киемен тегү предприятиесе эшчәнлеге белән танышырга инде өлгерде һәм Мамадыш совхозындагы Үзәк урам 41 нче йорт адресы буенча урнашкан яңа күп фатирлы йорттан фатир ачкычларын тапшыру тантанасында катнашты. Бәхетле гаиләләрне өй туйлары тәбрикләде. “Мамадыш күзгә карап үзгәрә, шәһәрегезне тануы да кыен“,- дип билгеләп үтте тантанада республика лидеры. Эшлекле программага 87 нче номерлы Мамадыш политехник көллиятендә уку лабораторияләрен карау да кергән. Шәһәребездәге һөнәри көллият 2014-2020нче елларга икътисад, сәнәгать һәм агросәнәгать комплексы өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәкләре оештыру программасын кертелде. Андый уку йортларының саны Татарстанда 25-кә тигез. Үзәк халык хуҗалыгы өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүне максат итә. Әлеге бурычны тормышка ашыру өчен Хөкүмәт тарафыннан ремонт эшләре алып барырга 101 млн.сумнан артык акча һәм кирәкле җиһазлар, җайланмалар алырга 10 млн.сум тирәсе акча бүлеп бирелде. Былтыр биредә укыту корпусында, осталык кабинетларында, тулай торакта капиталь ремонт ясалды. Бүгенге көндә көллияттә 500 ләп укучы белем ала. Алга таба Рөстәм Миннеханов Мамадыш муниципаль район Советының өченче чакырылыш депутатларының чираттагы бишенче утырышында катнашачак. Республика башлыгы Мамадыштан Балык Бистәсенә юл тотачак.