ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

          Ел башыннан Татарстанда яшәүче 28.497 кеше пенсия билгеләү өчен документларны алдан әзерләү хезмәтеннән файдаланды һәм пенсия билгеләүгә гариза бирде. Болай эшләү түләүләрне төгәл, вакытында һәм барлык расланган пенсия хокукларын исәпкә алып билгеләргә ярдәм итә.

2025 елның 12 ноябрендә Яр буе, Осипенко, Чкалов, Островский, Давыдов урамындагы 111- 137 йортларда9 сәг 00 минуттан 14 сәг 00 минутка кадәр су белән тәэмин итү туктатылып торачак.

2025 елның 27 ноябрендә хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча телефоннан «кайнар линия» эшли башлаячак.


11
ноябрь, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Мамадышта "Констурктив диалог" проекты кысаларында  кызыклы һәм кирәкле чаралар  узды

«Гадел билге» мобиль кушымтасы россиялеләр арасында популярлык казанды. Аның ярдәмендә 20миллионнан артык кеше това сыйфатын тикшергән, кушымталардагы код белән тикшерү 200 миллионнан артып киткән.

15 ноябрьдә Мамадышта чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

«Ихлас» командасы барлык сайлап алу этапларын уңышлы узды һәм 2025 елның 10-13 ноябрендә Казанда уза торган ««Безнең заман – Наше время» XIII Ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион фестиваленең суперфиналында чыгыш ясау хокукын алды.

Рослесхоз: журналистлар һәм блогерлар өчен «урман-ПРЕСС»III Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

«Хезмәт»III бөтенроссия премиясенә гаризалар кабул ителә башлады

«2 нче лицей» мәгариф үзәге директоры Салават Мәхмүт улы Мәскәүдә «директорлар клубы» федераль проектының стратегик сессиясендә Мамадыш районын тәкъдим итә. 10-11 ноябрьдә уза торган чара бөтен Россиядән белем бирү оешмалары җитәкчеләрен тәҗрибә уртаклашу һәм мәгариф өлкәсендә яңа алымнар формалаштыру өчен берләштерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International