Мамадышның төп чыршысы үзенең утларын кабызды!
Мамадышлыларны һәм шәһәр кунакларын Кыш Бабай, Кар Кызы һәм яраткан әкият геройлары каршы алды. Шәһәрнең үзәк мәйданында Яңа ел тамашасы, күңелле конкурслар, дәртле уеннар һәм урман гүзәле тирәсендә әйлән-бәйлән уйнау булды.
Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Ул халыкны районның узып баручы елдагы казанышларына бәяләп бетергесез өлеш кертүен билгеләп үтте һәм киләчәктә дә барлык эшләрдә һәм башлангычларда уңышлар теләде. Ә лотерея уйнатканнан соң, унбиш бәхетле кеше хуш исле чыршыларны өйләренә алып кайтып киттеләр.