"Нәфис" фондыннан 8,6 мең бала Яңа ел бүләкләре алачак

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

«Нәфис» хәйрия фонды Татарстаннан 8,6 мең баланы Яңа ел белән котлый. Татлы бүләкләрне республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның балалары алачак. Моннан тыш, бүләкләр аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга, шулай ук Татарстан Республикасының Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш һәм Саба районнарыннан, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнарыннан килгән балаларга тапшырыла. Бүләкләр тапшыру башланды инде: ул районның Яңа ел чыршыларында уза, ә бүләкләрнең бер өлеше адреслы рәвештә өйгә китерелә. Һәр бүләк бәйрәм тартмасына җыелган һәм конфет, шоколад, мармелад, джем һәм башка тәм-томнарны үз эченә ала.

«Нәфис» фонды бүләкләренең гомуми авырлыгы 10,4 тонна тәшкил итә. "Без традиция буенча балаларны Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз һәм аларны сөендерергә  телибез. Бигрәк тә бу көннәрдә һәр балага, тормыш шартларына карамастан, игътибар һәм кайгырту  мөһим», – ди РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» фондын оештыручы Ирек Богуславский.

Моннан тыш, «Нәфис» фонды ел саен «Теләкләр чыршысы»Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнаша. Быел Луганск Халык Республикасыннан өч балага ике велосипед һәм ноутбук китте инде. Фонд шулай ук Татарстаннан тугыз баланың теләкләрен үтәячәк. Исегезгә төшерәбез, Ирек Богуславский инициативасы белән күп еллар дәвамында Яңа ел алдыннан балалары булган мохтаҗ гаиләләр ярдәм ала. Соңгы өч елда татлы җыелмалар шулай ук Татарстан Республикасының барлык шәһәр һәм районнарыннан МХО дә һәлак булганнарның балаларына тапшырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International