Мамадышта 20 яшьлек Сабина Хәсәновага яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасы булды.Ул Яңа ел башында ук ул «Мамадыш " совхозы бистәсендәге бер бүлмәле фатирына күчә алачак. Бу тантана чыгарылыш сыйныф укучыларын торак белән тәэмин итү буенча масштаблы эшнең бер өлеше булды. Быел районда ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалардан 17 яшь кеше үз торакларын алды. Бер атна элек Сабина район башлыгы Вадим Никитинның кабул итүенә килгән иде: "Мин яңа фондтан фатир сорадым, — дип сөйләде кыз. - Вадим Ильич фатир бүлү белән Мәгариф министрлыгы шөгыльләнүен аңлатты һәм баш тартуга ашыкмаска, ә башта ремонтланган фатирны карарга тәкъдим итте. Мин аның киңәшенә ышанып документлар тапшырдым һәм үкенмәдем — фатир бик матур булып чыкты: якты, иркен, нарат урманы күренеп тора».
Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Алинә Хәммәдиева билгеләп үткәнчә, мондый нәтиҗәләргә федераль һәм республика программалары нәтиҗәсендә ирешелгән. "Быел без соңгы елларда рекордлы санда фатир алдык. Үсеш динамикасы сокландыра: ун ел элек елына нибары өч кеше генә торак алса, былтыр - җиде, ә хәзер — унҗиде. Бу вакыйга «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында яшьләргә социаль ярдәм күрсәтү һәм ятим балалар алдында Дәүләт йөкләмәләрен үтәү буенча системалы эшнең нәтиҗәлелеген күрсәтә.