«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында Дүсмәт авыл җирлеге башлыгы Радик Ефимов махсус хәрби операциядә катнашучының 8 яшьлек улы Алан белән очрашты.
Егет акыллы сәгать сораган-һәм аның теләге үтәлгән. Радик Ефимов Аланга гаджетны шәхсән үзе тапшырды, аны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады һәм Ватанны саклаучылар гаиләсенә ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде!