ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Иртәгә, 2025 елның 3 сентябрендә, «Мамадыш» совхозында һәм өлешчә шәһәрнең Заошма өлешендә 8:30 дан 17:00 гә кадәр газ белән тәэмин итү туктатылып торачак.

Мамадыш шәһәренең Җиңү, Г. Тукай һәм Пугачев урамнары киселешендә ремонт эшләре бару сәбәпле светофор вакытлыча сүндерелеп тора.


1
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген күренекле якташыбыз Николай Афанасьевны искә алырга Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, Казан гарнизоны хәрби прокуроры – юстиция подполковнигы Мунко Цыренов, Казан гарнизоны коллективы, җирле халык һәм мәктәп укучылары җыелды.

Белем көне алдыннан «Нәфис» хәйрия фонды Татарстанның 800 беренче сыйныф укучысына мәктәпкә җыенырга булышты. Букчалар һәм кирәкле канцелярия кирәк-яраклары Татарстан Республикасының Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш, Саба районнарына һәм Казанның Вахитов, Идел буе районнарына җибәрелде.

«Мамадыш шәһәренең академик К. А. Вәлиев исемендәге 2 нче лицей»мәгариф үзәге укучыларын Белем көне белән котладылар.

Дүрт катлы кирпечтән төзелгән торак объект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды заказы буенча төзелгән. Техник заказчы функцияләрен «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе»ДКУ башкарды. Генераль подрядчы булып «Мамадышстрой»ЯАҖ тора.

Бүген Мамадышта шәһәр көнен билгеләп үтәләр. Мамадышлыларны һәм кунакларны бай программа көтә.

Казанда Татарстан Республикасы көне уңаеннан зур тантана узды, анда бөтен республикадан берьюлы 45 пар рәсми рәвештә никахларын теркәде.

                 2025 елның 1 сентябреннән көндезге уку формасында укучы студент кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие исәпләү тәртибе үзгәрәчәк, хәзер аны Россия Социаль фонды билгеләячәк. Моңа кадәр пособие күләме стипендиягә бәйле иде, хәзер ул хезмәткә сәләтле халыкның региональ яшәү минимумының 100 процентын тәшкил итәчәк.

Йөклелек һәм бала табу, шулай ук бала карау буенча пособие алу хокукы, хәтта хатын-кыз эшләгән оешма эшчәнлеген туктаткан очракта да саклана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International