Мамадышлыларны авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

2025 елның 27 декабрендә Мамадышта чиратттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Красная Горка икътисадый зонасы хезмәтчәннәре шәһәр халкына продукциянең киң ассортиментын тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, сәүдә рәтләрен Мамадыш районының фермерлары һәм шәхси хуҗалыклары, предприятиеләре биләячәк.

Шимбә көнне иртәнге 7.00 дә үзәк мәйданда очрашабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International