Мамадышта «АрсеналГидро» ҖЧҖ җитештерү мәйданчыгында йомгаклау җыелышы узды

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Мамадышта «АрсеналГидро» ҖЧҖнең җитештерү мәйданчыгында предприятиенең 2025 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча йомгаклау җыелышы узды. Очрашуда компания җитәкчелеге һәм завод хезмәткәрләре катнашты.

«АрсеналГидро» ҖЧҖ директоры Алсу Зәйнуллина билгеләп үткәнчә, узган ел предприятиенең җитештерү компетенцияләрен ныгытуга һәм технологик базаны киңәйтүгә юнәлдерелгән планлы үсешенең дәвамы булды. "Соңгы елда безнең компания шактый зур юл үтте. Коллективның профессиональлеге һәм эшкә җаваплы мөнәсәбәте җитештерелә торган продукция күләмен арттырырга, предприятиенең базардагы позицияләрен ныгытырга һәм яңа җитештерү юнәлешләрен гамәлгә ашыруга керешергә мөмкинлек бирде. Бу чор компания үсешенең мөһим этабына әверелде һәм максатчанлык, Мамадыш районы хакимиятенең ярдәме, шулай ук кешеләрнең хезмәте сизелерлек нәтиҗәләргә китерә», — дип ассызыклады Алсу Зәйнуллина. «Арсеналгидро» ҖЧҖнең «Иң яхшы төзелеш оешмасы, төзелеш материаллары һәм төзелеш индустриясе предприятиесе»Бөтенроссия конкурсында җиңүе 2025 елның мөһим казанышы булды. Предприятие төзелеш материалларын җитештерү өлкәсендә югары нәтиҗәлелеге, конкурентлыкка сәләтлелеге һәм тармак үсешенә керткән өлеше өчен билгеләп үтелде. Бу бүләк коллективның системалы эшен тану һәм компаниянең федераль дәрәҗәдә лидерлык позицияләрен раслау булды. 2026 елга планнарда-җитештерү куәтләрен тагын да киңәйтү — Мамадышта металл конструкцияләр цехын эшләтеп җибәрү, ә Казанда Полимер анкер  җитештерү планлаштырыла. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру өстәмә эш урыннары булдырырга, технологик бәйсезлекне ныгытырга һәм компаниянең мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Болар барысы да «нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад»милли проектының бурычларына туры килә. Җыелыш тәмамлангач, завод җитәкчелеге коллективны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, 2026 елга төп бурычларны билгеләде һәм предприятие хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International