Копилка тулылана Мамадыш укучылары Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабы һәм республика йомгаклау этапларында лаеклы чыгыш ясауларын дәвам итәләр. Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә төрле фәннәр буенча 26 призерыбыз бар. Бу сан узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 9га күбрәк. Олимпиада җиңүчеләренең саны күплеге буенча шәһәребезнең икенче санлы лицее, беренче, дүр тенче санлы; Урта Кирмән, Усали мәктәпләре укучылары лидерлык итә. Алда көткән 10 олимпиадага карата да безнекеләрнең планнары бик җитди. Соңгы интеллекту аль сынау 21нче февральдә узачак. “Шәһәрдәге беренче санлы мәктәпнең икенче сыйныф укучылары белән шул исемдәге кышкы стартлар уены уздырдык. “Чанада узышу“, “Эт тарт“, “Чаналы поезд“, “Бер чаңгы белән“, “Кем ераграк“ конкурслары әй күңелле үтте дә соң! Күз алдына китерегез: балаларның берсе чанага утырган, икенчесе аны тарта, финишка алдан килеп җит кән пар – җиңүче, яисә ике уенда катнашучы бер-берсенә артлары белән чанага утыралар һәм аяклары белән генә этелеп алга баралар... Укучылар рәхәтләнеп тау шудылар, мини-чаңгыларда узыштылар, җитезлектә, зирәклектә, үҗәтлелектә сыналдылар, яхшы кәеф һәм энергия җыйды лар, мондый уеннарга чакырсак, тагын килергә вәгъдә биреп, таралыштылар“, – дип хәбәр итә безгә үзәкләштерелгән китапханәләр системасының балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Земфира ФӘТТАХОВА. Менә шулай: чыннан да кызык булса, балаларны компьютердан аерып саф һавага уйнарга чыгару берни тормый, димәк!