Сөтне кабул итү бәясе югары хәзер. Кабул итүдә һәм акча түләүдә дә тоткарлык юк. Зөлфинә Әкъбәрова, Баймөхәммәт Бинков, Резеда Дәүләтшина, Марина Капитова, Фәрит Ситдыйков, Рөстәм Ямалеев халыктан сөт җыюны узган елның гыйнварыннан арттыруга ирештеләр. Фәрит Ситдыйков 30 процент үсеш тәэмин итте. Көмешкүл һәм Тәкәнеш авыл җирлекләрендә, киресенчә, кимеде. Резеда Дәүләтшина декабрь ае белән чагыштырганда да үсеш белән бара. Рөстәм Ямалеев гыйнвар аенда китергән продукция 4,02 процент майлылык белән кабул ителгән. Фәрит Ситдыйков–3,88, Марина Капитова–3,87, Зөлфинә Әкъбәрова–3,83, Баймөхәммәт Бинков–3,76, Резеда Дәүләтшина–3,75, Александра Миннеханова–3,74, Марат Заһидуллин–3,7, Зөфәр Шакиров 3,65 процент майлылык белән китергәннәр. Майлылык, сортлылык күрсәткечләренә карап бәяләр чыгарыла да инде.