Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бүген, 14-нче февральдә, көн дәвамында мәхәббәт атмосферасы хуҗа булды.

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бүген, 14-нче февральдә, көн дәвамында мәхәббәт атмосферасы хуҗа булды. Инде иртән үк бүлек клиентларын, бәхетле киләчәк һәм саф мәхәббәт теләп, кып-кызыл кайнар йөрәкләр каршы алды.
Нәкъ сәгать унда Гашыйклар көненә багышланган бәйрәм чарасы башланып китте. Биредә сапфир   юбилярлар – Илья Григорий улы белән Роза Ханиф кызын  Мамадыш районының юбилярлар китабына теркәү булып узды. Ир белән хатын озак һәм бәхетле яшәү серләре белән уртаклаштылар, бер-берсенә мәхәббәт аңлаттылар. Килгән кунаклар да аларны бу тантаналы дата белән котлады. Юбилярларны котларга Мамадыш аппарат Советы җитәкчесе Вәзир Фәизов та, Мамадыш территориаль профсоюз оешмасы җитәкчесе Зөфәр Саттаров   килгән иде.  Алар парларга изге теләкләен җиткерделәр, гел шулай матур, яшь һәм бәхетле булып калуларын теләделәр. Район күләмендә үткән “Супергаилә” дип аталган балалар рәсемнәре конкурсы җиңүчеләрен котлау да булып узды.
Шулай ук бер яшь пар  язылышырга гариза тапшырды. Бәйрәм конөерт номерлары белән үрелеп барды. Һәр килгән кунак чарадан бүләк белән кайтып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International