Коляскаларда баскетбол буенча Россия чемпионатының беренче этабы старт алды.

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

2017 елның 17-22 февральдә "Уникс" баскетбол клубының кунакханә-спорт комплексында коляскаларда баскетбол буенча Россия чемпионатының беренче этабы узачак.

Әйтеп үтәргә кирәк, чемпионат Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.

Ярышларда Санкт-Петербург, Мәскәү, Яр Чаллы, Төмән, Ульяновск, Ижевск, Казан шәһәрләреннән командалар көрәшәчәк. Катнашучыларның гомуми саны якынча 120 спортчыны тәшкил итәчәк, шуларның 95е мөмкинлекләре чикләнгән затлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International