Мәңгелеккә яшьләй күчкәннәр.

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

15нче февраль – Хезмәт вазыйфаларын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Районыбыздан да гражданлык бурычларын Кореяда, Германиядә, Чехославакиядә, Кубада, Әфганстанда һәм башка илләрдә үтәгән һәм аларда узган чуалышларда, кораллы конфликтларда катнашкан кешеләр бар.

Олыяз авылында Габдрәүф Сәлахиев урамы бар. Кем соң ул исеме халык хәтерендә калырлык итеп мәңгеләштерелгән егет? Мин үзем аны күреп белмим. Әмма туганнары белән очрашканым, аларның йөрәгендәге төзәлмәс яраны, югалту ачыларын күңелем белән тойганым бар. 1963нче елның кышын- да Олыяз авылында Наилә һәм Раиф Сәлахиевлар гаиләсендә туып-үскән егет ул. Балалык еллары, бөтен яшьтәшләренеке кебек үк, авыл мәшәкатьләре белән уза. Әтисе дә, әнисе дә күмәк хуҗалыкта эшлиләр. Габдрәүф, урта мәктәп тәмамлаганнан соң, Мама- дыштагы һөнәр училищесында укый. “Чулпан“ хуҗалыгының машина-трактор паркында слесарь булып эшли башлый һәм 1982нче елның 1нче апрелендә армиягә китә. Өстән юеш кар явып торучы сүрән, ямьсез көн була ул. Хәрби өйрәнүләр узгач, шул ук елның июлендә, Әфганстан Республикасына интернационал бурыч үтәргә җибәрелә. Ә анда егетләребезне сугыш уты аз өтәләмәде. Габдрәүф тә, ел ярым солдат шулпасын ашагач, 1984нче елның 23нче мартында, хәрби приказ белән билгеләнгән маршрутны патрульләү вакытында, фетнәчеләрнең диверсия төркемен күреп ала һәм ике арада атыш башлана. Якташыбыз бер диверсантны юк итүгә ирешә. Әмма үзе дә сугышта һәлак була. Гәүдәсен туган авылына алып кайтып җирләделәр. Һәлак булганнан соң ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде. 1999нчы елны “Хәтер“ нәшрияте “Әфганстан сугышы корбаннарының ХӘТЕР КИТАБЫ“н бастырып чыгарды. Аның 224нче битендә якташыбыз Габдрәүф Раиф улы Сәлахиев турында да мәгълүматлар бар. “Монда хезмәт итүемә үкенмим. Кем дә булса хезмәт итәргә тиеш бит! Без тынычлыкны сакларга тырышабыз,“–дип язган ул бер хатында. Шун- да ук әнисе Наилә Абдулла кызы Сәлахиеваның истәле- ге дә урнаштырылган. “Ка- заннан киткәч Курдай дигән шәһәрдә булдылар. Аннан Әфганстанга җибәргәннәр. Беркайчан да зарланмады“, –дип яза ул. Габдрәүф туып-үскән йорт урнашкан урам бүген аның исемен йөртә. Әтисе Раиф ага мәрхүм инде. Әнисе Наилә апа төпчек улы Рәҗәп гаиләсендә яши. Раиф абый исән чакта, кирпечтән яңа йорт җиткереп кергәннәр. Ул укыган Олыяз мәктәбе, хәзер инде лицей да, әфганчы каһарман Габдрәүф Сәлахиев исемен йөртә. “Габдрәүф тыныч холыклы, эшчән иде. Иптәшләре белән дус-тату булдылар. Эчүне, тартуны белмәде“,–дип искә ала аны әнисе Наилә апа. Якташлары, Габдрәүфне хөрмәтләп, ул үскән урамга һәм укыган мәктәпкә исемен биргәннәр. Улы хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган өчен, анага хөкүмәтнең ярдәме – ай саен 200 сумга тула: коммуналь хезмәтләргә илле процент ташламадан файдалана ул. Ни хәл итәсең, әле ярый анысы бар…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International