Мамадыш "Кайгырту" үзәге белгечләре гаилә карамагына алынган өлкән кешенең яшәү шартларын тикшерде.

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

“Өлкән кешене гаиләгә алу” пилот проекты кысаларында Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директор урынбасары Гөлнара Давыдова, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Сорокина, психолог Алиса Васильева гаилә карамагына алынган Мария Мальцеваның яшәү сыйфаты һәм дәрәҗәсен тикшерде.

Визит барышында белгечләр әбинең яшәү шартлары уңай, аның аерым бүлмәсе булуын ачыклады.

Шулай ук, психолог гаилә әгъзаләре белән әңгәмә корды, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International