ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

“ПМК “Мелиорация“ җәмгыяте соңгы елларда Кирмән төбәгендә башка тармакларда да уңышлы гына эшчәнлек алып бара. Аның җитәкчесе Ринат Мостафин тырышлыгы белән оештырылган “Старый мельник“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм крестьян-фермерлык хуҗалыгы бүгенге көндә замана белән бер аякта атлый.

Шәһәр оешма-предприятиеләре, бюджет учреждениеләре арасындагы “Шәһәр кадрда“ фестиваль-конкурс акрынлап кына финишына якынлаша. Чираттагы сынауны композиторлар Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе белән Мамадыш политехник көллияте коллективлары тотты.

10нчы мартта муниципалитет бинасында Мамадыш районында запаста булган гражданнарны хәрби исәпкә алу һәм бронь белән беркетүне оештыру һәм 2017нче елда мобилизацияле ресурсларны яңадан исәпкә алу буенча инструкторлык-методик укулар узды.

Татарстанда Коррупциягә каршы эшне көйләү буенча комиссия утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды.

Россия Эчке эшләр министрлыгы белән республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Азнакай, Әлмәт территориаль органнары хезмәткәрләренең мобиль төркеме Актүбә кафесында алкогольле продукцияне законсыз реализацияләү фактына юлыккан, 6,6 литр легаль булмаган алкоголь сатудан алынган, кафе хуҗасына карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерүләр башланды.

Түбән Сон мәдәният йортының үзэшчән сәнгать осталарыннан торган коллективы “халык театры“ статусына 2017нче ел башында гына ия булды. Шул чордан башлап алар милләтебезнең атаклы драматургы Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр“ дип исемләнгән ике пәрдәле драматик хикәясен сәхнәләштерү өстендә эшләделәр.

Чирек гасыр дәвамында Балтач районы терлекчеләре сөт җитештерүдә мамадышлыларны көнләштереп эшләделәр.

 


24
март, 2017 ел
җомга

Районыбыз мәдәният бүлеге узган елга йомгак ясады. Шуңа багышланган коллегия утырышында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау белән берлектә, киләчәккә планнар да билгеләнде.

Росреестрның Татарстан бүлеге: хәзер "шәхси кабинет"та  күчемсез милек  турында мәгълүмат кына түгел, ә башка объектларга карата " керү ачкычы" алырга да мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International