Иң элек ул Усали зонасы хуҗалыкларында узган иде. Кичә район җитәкчелеге һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсе белгечләре “АПК “Тәкәнеш“ белән “АПК “Нократ“ җәмгыятьләрендә булдылар. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов аларда әзерлекнең узган еллардагыдан яхшырак булуын ассызыклап узды. Икесендә дә тагылма эш кораллары агрегатларга комплектлана башлаганнар. Белгечләр хуҗалыкларга язгы чорга эш планнарын кыр эшләрен оптималь срокларда башкарып чыгарлык итеп төзергә киңәш иттеләр.