Районыбыз мәдәният бүлеге узган елга йомгак ясады. Шуңа багышланган коллегия утырышында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау белән берлектә, киләчәккә планнар да билгеләнде. Чарада районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәнис Мөхәммәтҗанов катнаштылар. Анатолий Петрович районыбыз мәдәният хезмәткәрләренең эшчәнлекләренә уңай бәя бирде, алга таба да аларның төбәгебез халкын төрле кызыклы чаралар белән сөендерәчәкләренә ышанычын белдерде. Соңыннан иң тырыш, булган хезмәткәрләргә төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшрылды. Коллегия концерт номерлары белән үрелеп алып барылды.