“ПМК “Мелиорация“ җәмгыяте соңгы елларда Кирмән төбәгендә башка тармакларда да уңышлы гына эшчәнлек алып бара. Аның җитәкчесе Ринат Мостафин тырышлыгы белән оештырылган “Старый мельник“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм крестьян-фермерлык хуҗалыгы бүгенге көндә замана белән бер аякта атлый.
Крестьян-фермерлык хуҗалыгы бүгенге көндә 3 мең гек- тардан артык җирне эшкәртә, әлеге мәйданның 1500 гектары сугарыла. Үсемлекчелек продукциясе җитештерү буенча республика хуҗалыклары рейтингында ул беренче категориягә керә икән, бу күп нәрсә турында сөйли инде. Былтыр хуҗалык өчәр мең тоннадан артык икмәк һәм бәрәңге, 2 мең тонна чамасы яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр саткан. Әле бит уңышны үстереп, җыеп алу гына түгел, аны сакларга урын да кирәк. Әлеге проблеманы да уңышлы хәл иткәннәр алар. Үз көчләре белән 5мең тонна ашлык сыярлык элеватор җиткергәннәр, 450 тоннага яшелчәләр саклагыч төзегәннәр. Агымдагы елда соңгысын киңәйтү нияте барлыгын җиткерде Ринат Сәгыйрович. Уз- ган ел җир җиләге үстерүгә керешәләр алар. Барлыгы 10 гектар мәйданда Италия технологиясе белән үстерелгән җиләктән 13,8 тонна уңыш җыеп алына. Аны сатудан 5,7 миллион сум акча эшлиләр. Моннан тыш алты гектар мәйданда кура җиләге һәм 60 гектардан артык мәйданга ал- магачлар утырталар. Безнең максат – халыкны, райондагы гына түгел респу- бликадагы балалар бакчаларын, мәктәпләрне арзан һәм экологик яктан чиста яшелчәләр, җиләк-җимешләр белән тәэмин итү. Моннан тыш умарталыгыбыз да ел саен 2 тонна чамасы бал җитештерергә мөмкинлек бирә. Өченче ел, балык үрчетү максатында, ике буа ясадык, аларга дүрт тонна төрле балыклар җибәрдек. Безнең продукциягә сорау зур булыр дип ышанабыз. Чөнки ул безнең арзан, икенчедән экологик яктан чиста, – ди Ринат Сәгыйрович. Авылны саклауда, авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүдә “ПМК “Мелиорация“ зур роль уйный. Бүген ул заманча матди-техник база белән тәэмин ителгән, югары җитеш- терүчән техникалары бар. Оешма мелиорация объектлары, гидротехник корылмалар, су белән тәэмин итү систе- малары төзү, реконструкцияләү, ремонтлау, эксплуатацияләү һәм аларга техник хезмәт күрсәтүне тормышка ашыра, район эчендәге автомобиль юлларын, авыл урамнарын тәртипкә китерүдә үзеннән зур өлеш кертә. Болар барысы да республикада кабул ителгән махсус программалар ярдәме белән башкарыла. Соңгы елларда 1500 гектар җир сугарыла, 12 гидротехник корылма яңартылган, 11 километр озынлыкта авылларга килүче юллар рәтләнгән. “Тер- лекчелек фермаларына килү юллары“ программасы кыса- ларында “Хисмәтов“, “Гыйззәтуллин“ крестьян-фермерлык хуҗалыкларының, “АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыятенең Хафизовка авылындагы терлекчелек фермаларына юллар салынган. Оешма районыбызда буш ятучы, чүп үләннәр, яшь агачлар баса торган сөрү җирләрен әйләнешкә кертү юнәлешендә дә җитди эш алып бара. Нәтиҗәдә 2700 гектарга якын уңдырышлы җир авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелгән. Киләчәктә дә бу эш белән шөгыльләнергә исәплиләр. Мелиораторлар җәйге айларда дистәләрчә кешеләрне эш урыннары белән дә тәэмин итәләр. Киләчәккә планнары да зурдан аларның. Техника паркын заманча чәчкечләр, комбайннар белән тулыландыруны, бөртеклеләрнең һәм бәрңгенең орлыкларын яңартуны, заманча суыткыч җайланмалары төзүне максат итеп куялар коллективта.