Аракы баткаклыгы.

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгы белән республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Азнакай, Әлмәт территориаль органнары хезмәткәрләренең мобиль төркеме Актүбә кафесында алкогольле продукцияне законсыз реализацияләү фактына юлыккан, 6,6 литр легаль булмаган алкоголь сатудан алынган, кафе хуҗасына карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре быел Мама- дыштагы җәмәгать туклануы предприятиеләрендә дә алкогольле продукцияләрне лицензиясез сату очракла- рын ачканнар иде. Бер шәхси эшмәкәр РФ Администра- тив хокук бозулар турындагы кодексының “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция сату кагыйдәләрен бозу“ турындагы 14.16нчы мәддәсен бозып, лицензиясе булмаган килеш, алкоголь белән сәүдә иткән. Рейд вакы- тында аннан 38 исемдәге алкогольле продукция алын- ган. Әле шушы араларда гына тагын бер сәүдә ноктасын- да тиешле (сопровидительных) документлары булмаган алкогольле продукция сату очрагына юлыкканнар. Анда шундый унбер исемдәге алкогольле продукция табыл- ган. Ике очрак буенча да административ беркетмәләр төзелгән һәм эшләр судта каралачак. –Полиция һәм дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәр- ләре белән, кибетләрдә аракы сату вакытларын бозучы- ларны ачыклау максатыннан да, рейдларны даими үт- кәреп торбыз. Алкогольле продукция бит иртәнге 10нан кичке 2200 сәгатькә кадәр генә сатылырга тиеш. Барыбер ун-унбиш минутка иртәрәк биреп җибәрү очраклары була әле. Алар буенча беркетмәләр төзелә һәм админи- стратив чаралар күрелә,–ди муниципаль район башкар- ма комитетының территориаль үсеш бүлеге баш белгече Алмаз Гарифуллин. Районда аракы белән агулану очраклары һаман дәвам итә. Узган ел сигез кеше агуланган булган, шуларның берсенең гомере өзелгән. Аның аракы белән агуланып үлүе расланган. Ялган аракы сату очракларын ачуны активлаштыру мак- сатыннан, Татарстан Хөкүмәте быел “Халык контроле“ аша алкогольле продукцияне законсыз реализацияләү- челәр турында хәбәр итүче гражданнарны кызыксын- дыру өчен, ике миллион сум акча бүлде. Узган елгыдан ике тапкыр зуррак бу. Матди кызыксындыру хәбәрләр расланганнан соң түләнә. 2016нчы елда республика бу- енча гражданнардан кергән 625 хәбәрнең 33 проценты расланган һәм 303 мең сум акча түләнгән. 2017нче ел- ның ике аенда да 257 хәбәр алынган инде. –Мәгълүматны җиткерү өчен Татарстан Республика- сының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын- да (uslugi.tatarstan.ru) теркәлергә кирәк. Шуннан соң, “Халык контроле“ненең “Незаконное производство и оборот этилового спирта и алкогольной продукции (за исключением продажи)“, “Нарушение правил торгов- ли“ бүлекләренә фоторәсем белән бергә (бу мәҗбүри) хәбәрне юлларга кирәк,–ди Алмаз Гарифуллин. Раслан- ган мәгълүмат өчен 1000нән 3000 сумга кадәр премия каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International