БИРӘЛӘР ИКӘН, АЛМАВЫҢ ХӘЕРЛЕ.

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Татарстанда Коррупциягә каршы эшне көйләү буенча комиссия утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды. “Былтыр республикада хокук саклау органнары тарафыннан коррупция юнәлешендәге 1038 җинаять ачыкланды һәм туктатылды. Шуларның 157се ришвәт алу белән бәйле“, – диде Президент. Кызганычка кар- шы, урын биләүче түрәләр арасында коррупция белән бәйләнгәннәр һаман очрап тора. Югыйсә, алар гади халыкка үрнәк булырга, кануннарны энәсеннән җебенә чаклы белеп, аларны бер карусыз үтәргә тиешләр. Бер мәзәктәге кебек, миңа бирәләр бит, алмыйча түзеп булмый, дигән нәрсәгә кайбер җаваплы затлар җитди карарга кирәклеген “оныталар“, күрәсең. Утырышта су саклау зоналары, урманнар, муниципаль җирләргә кагылышлы закончалыкларның бозылуы турында да сүз алып барылды. Бюджет акчаларына кул сузган дистәләрчә җаваплы кешеләргә закон алдында җавап тотарга туры килгән. Рөстәм Миңнеханов, ришвәтчелек буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең саны артуын ассызыклап үтте. Аның әйтүенчә, кисәтү чараларында уңай нәтиҗә булып, хуҗалык кенәгәләре белән бәйле булган җинаять эшләренең кимүе тора. “Әлеге өлкәдә күзәтчелек кертү һәм җаваплы затлар белән шәхси эшләү үзенең уңай йогынтысын бирде,“ – диде ул. Утырышта коррупция белән бәйле кимчелекләр ачыкланган Балык Бистәсе, Биектау һәм Алексеевск районнары башлыкларының чыгышлары да тыңланды. Алар күп кенә кимчелекләрнең бетерелүе, чаралар күрелүе, калган җитешсезлекләрне бетерү өстендә эш алып барылуы турында сөйләделәр. Алардан соң сүз алган Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев: “Сез менә кимчелекләрне бетерәбез, дисез. Ә ул кимчелеләрне булдырмыйча калдырырга булмый иде мени? Бүген кызыктырырлык нәрсәләр һәм вәсвәсә әйберләре бик күп. Әмма сезгә кануннар каршында саф булып калырга кирәк,“ – диде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International