ХӘРБИ ХЕЗМӘТКӘ БАРЫБЕР АЛАЧАКЛАР.

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

10нчы мартта муниципалитет бинасында Мамадыш районында запаста булган гражданнарны хәрби исәпкә алу һәм бронь белән беркетүне оештыру һәм 2017нче елда мобилизацияле ресурсларны яңадан исәпкә алу буенча инструкторлык-методик укулар узды. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, район башлыгының мобилизацияләү буенча ярдәмчесе Хәниф Сабиров, Мамадыш районы хәрби комиссары Андрей Синкевич җитәкчелегендә узган чарада сүз белгечләргә бирелде, алар әлеге мәсьәләнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле һәм җитди булганын җаваплы хезмәткәрләргә аңлаттылар, тиешле документлар белән ничек эшләргә кирәклеген дә җентекләп өйрәттеләр. Запастагы гражданнарны хәрби исәпкә алу һәм бронь белән беркетү мәсьәләләре буенча оешмалар арасында ел саен смотр-конкурс та оештырыла. 2016нчы ел нәтиҗәләре буенча беренче урынга лаек дип “Татавтодор“ АҖ филиалыннан Лилия Галиева һәм авыл җирлекләре буенча Катмыштан Алсу Мирсатова табылган. Призлы урын яулаучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International