Шәһәр оешма-предприятиеләре, бюджет учреждениеләре арасындагы “Шәһәр кадрда“ фестиваль-конкурс акрынлап кына финишына якынлаша. Чираттагы сынауны композиторлар Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе белән Мамадыш политехник көллияте коллективлары тотты.
Ике коллектив та тамашачының күңелен, ихтирамын яулар өчен зур көч куйганнар. Костюмнар, сәхнә өчен кирәкле декорацияләр булдыру бер дә җиңел түгелдер. Ләкин фестиваль-конкурсның төп асылы матур костюмнарда, декорацияләрдә түгеллеген истән чыгармаска иде. Алар үзләрен акласын өчен, менә дигән итеп җырлаучыны, биючене, сәнгатьле итеп сөйләүчене табарга, фильмнар белән бәйле номинацияләрдә бөтен фантазияне эшкә җигәргә кирәк. Кызганычка каршы, югарыда телгә алынган коллективларның кайбер номинацияләрдәге чыгышлары жюри әгъзаларында сорау тудырды. Бу көнне алар мәрхәмәтлелек күрсәттеләр, дисәң дә дөреслеккә якын булыр. Тулаем алганда, сәнгать мәктәбе дә, көлллият коллективы да үзләренә кадәр сынау тоткан оешма-предприятиеләр, учреждениеләрдән ким чыгыш ясамадылар. Балалар сәнгать мәктәбе һәм политехник көллият җитәкчеләре Ольга Хәсәнова белән Николай Егоров та берничә номинациядә катнаштылар. Нәтиҗәдә көллият коллективы бәйгедә җиңүче булды.