ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Мөселманнарының диния назәрәте һәм Россия Ислам университеты, Татарс милли конгрессы белән берлектә, “Таян Аллага“ иҗади конкурсы үткәреп киләләр.

 

 

Хөрмәтле авыл җирлеге башлыклары, хуҗалык һәм оешма җитәкчеләре, эшкуарлар һәм фермерлар игътибарына!

Узган дүшәмбедә төнге 22 сәгатьтә, район мәгариф бүлеге янында, бүлек һәм 2нче санлы лицей җитәкчеләре, әти-әниләре, Ульяновск шәһәрендә узган биология буенча Бөтенроссия олимпиадасы призерларын каршы алдылар.

Соңгы елларда юллардагы иминлек проблемасы турында аз сөйләнелми. Күпме профилактик чаралар үткәрелә. Әмма юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар, аларга битарафлар санының кайчан да булса кинәт кенә кимүен күрергә насыйп булыр микән?

Бөек Ватан сугышы ветераны Вәккас абый Хәсәнов өчен бу атна аеруча тантаналы булды. Беренчедән, чордашлары белән 72нче Җиңү язын каршы алсалар, икенчедән, 10нчы май көнне, ул үзенең зур юбилеен билгеләп үтте. Аңа- 90 яшь.


9
май, 2017 ел
сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен – 9нчы майны быел унбиш гаилә үзләренең хәтерләренә тирән уеп калдырырлар. Чөнки бу көнне “Мамадыш“ совхозы бистәсенең Яр буе урамында дүртәр фатирлы дүрт йорт үзләренең хуҗаларын кабул иттеләр.

 Узган ел Мамадышта “Үлемсез полк“ акциясендә меңнән артык кеше катнашкан иде. Быел аны оештыручылар әлеге сан күбрәк булыр, дип фаразлыйлар.

Аның тулы трансляциясен 17.30 сәгатьтә “Мамадыш ТВ“ аша карый аласыз.

Зилзиләле вакыт алга бара. Туган җиребезгә явыз дошман бәреп керүгә быел 76 ел тула. Еллар хәтердән күп нәрсәне юа, диләр. Хак түгел икән. Тән яралары төзәлсә дә, җан яралары сыкрап, барысын да яңа баштан күз алдына китереп бастыралар.


8
май, 2017 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле сугыш, тыл, хезмәт ветераннары, райондашлар! Халкыбызның иң кадерле, данлы бәйрәме – Бөек Җиңү көне белән барыгызны да чын күңелдән тәбрик итәм.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International