Мамадыш районына җиткәнче тикшермәгәннәр

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Мисалга агымдагы ел башыннан ике кешедән генә торган бер экипажның эшчәнлегенә анализ ясап карыйк әле. ЮХИДИның юл-патруль хезмәте инспекторы Радик ӘГЪМАЛОВ белән пропаганда буенча инспектор Рамил ШИҺАПОВ тарафыннан дүрт ай дәвамында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 1123 очрагы теркәлгән. Шулар арасында 11 водительнең руль артына исерек хәл- дә утыруы ачыклана. Әмма араларында ике кеше, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүләренә карамастан, руль артына янәдән утырганнар. Алар тиешле җәзаларын алачаклар. Балалар кәнәфие турында “оныткан“ 44 кешегә карата да административ җәза кулланылган. Җәяүлеләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 35 очрагы теркәлгән. Егетләр әйтүен- чә, караңгы вакытта яктырткычкайтаргыч элементлары булган җәяүлеләр очрамый диярлек. Сишәмбе көнне шәһәр базары чатында уздырылган рейд вакытында светофорга игътибар итмәүче җәяүлеләр, аларны уздырып җибәрмәүче водительләр дә очрады. Шул ук вакытта куркынычсызлык каешларын эләктерергә “оныткан“, тизлек режимын сакламаган автомобиль хуҗаларына административ беркетмәләр тутырылды. Рейдта шәһәрдәге 1нче санлы урта мәктәпнең яшь инспекторлары да катнашты. Алар водительләргә махсус газеталар тараттылар, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакырдылар. Бүген законсыз рәвештә, заманча тел белән әйтсәк, контрафакт аракы төягән техникалар юк-юкта очрап куя әле. Югарыда телгә алынган экипаж тарафыннан өчҗиңел машинада шундый алкоголь продукциясе табыла. Казахстан гражданины “Газель“ машинасында Россия буйлап күпме юл узгандыр, анысы билгесез. Үзеннән-үзе, Мамадыш районына килеп җиткәнче аны туктатмадылар микәнни, дигән сорау туа. Аны егетләр Мәскәү-Уфа юлының 971нче километрында туктаталар. Тикшерә башлагач, тугандаш ил гражданинының машинасында Казах- станда җитештерелгән, бернинди акциз маркасы булмаган аракы тутырылган өч тартма табыла. Күптән түгел генә егетләр Түбән Камада яшәүче берәүнең “Рено-Сандера“ автомоби- лендә һәркайсы 4,5 литр сыйдырышлы, спирт белән тулы 4 канистрына юлыгалар. Марий-Элдан килүче “Газель“ автомобиле Мамадыш-Кукмара юлында тикшерүгә дучар ителә. Аннан Казахстанда җитештерелгән, РФ акциз маркасы булмаган биш ящик аракы алына. Шул ук урында Киров өлкәсеннән килгән бер гражданинның машинасында 30 литр спирт табыла. Ул аны юлда үзе куллану өчен Кемерово өлкәсеннән килүче машина водителеннән алуын хәбәр итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International