Мамадыш гәҗите хезмәткәре – икенче урында

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Татарстан Мөселманнарының диния назәрәте һәм Россия Ислам университеты, Татарс милли конгрессы белән берлектә, “Таян Аллага“ иҗади конкурсы үткәреп киләләр.

 

Анда байтак райондашларыбыз катнашып, призлы урыннар яулауга ирештеләр инде. Быелгы конкурс йомгаклары да билгеле булды. Шигърият номинациясендә шәһәребездәге икенче санлы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лениза Фазлыева беренче урынга лаек булган. Хезмәттәшебез Фирая Мингалиева – публицистика номинациясендә икенче урында. Бу номинациядә беренче урын бирелмәгән.

 

Аларның икесен дә уңшлары белән котлыйбыз!

 

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International