Узган дүшәмбедә төнге 22 сәгатьтә, район мәгариф бүлеге янында, бүлек һәм 2нче санлы лицей җитәкчеләре, әти-әниләре, Ульяновск шәһәрендә узган биология буенча Бөтенроссия олимпиадасы призерларын каршы алдылар. Анда лицейның югары категорияле биология укытучысы Роза ХӘНӘФИЕВА җитәкчелегендә лицейның 9нчы сыйныф укучылары Гүзәл ХӘЙРИЕВА, Зөһрә ФАТЫЙХОВА, Чулпан ГАФУРОВА катнашканнар иде. Өчесе дә Бөтенроссия олимпиадасының призерлары! “Кызлар олимпиадаларда 7нче сыйныфтан ук катнашалар. Берничә тапкыр төбәк һәм республика олимпиадалары призерлары булдылар. Зөһрә Фатыйхова республика олимпиадасында җиңү яулады“,–ди лицейның директор урынбасары Елена Шигаева. “Бөтенроссия олимпиадасында быел илнең төрле төбәкләреннән барысы 269 укучы катнашты. Татарстаннан ун призер булды. Шуларның өчесе–безнең лицейдан, минем укучыларым. Мин моның белән горурланам“,–диде призерларның остазы Роза Хәнәфиева. Быел Бөтенроссия олимпиадаларында районыбыздан барысы 5 укучы призер булдылар.