Узган ел Мамадышта “Үлемсез полк“ акциясендә меңнән артык кеше катнашкан иде. Быел аны оештыручылар әлеге сан күбрәк булыр, дип фаразлыйлар. Чөнки сугыш еллары белән бәйле хатирәләр, фотографияләр һәммәбезнең гаиләсендә саклана. Бөек Җиңү көнен фронттагы солдатлар гына түгел, тыл хезмәтчәннәре – хатын-кызлар, яшүсмерләр дә якынайтканнар. Аларның фидакарьлегенә – мәңгелек дан! Акциядә үзе теләгән һәркем катнаша ала. ПАРАДНЫ БАРАБАНЧЫЛАР АЧА Академик К.Вәлиев исемендәге икенче санлы лицей кызлары-барабанчыларының нәфис җилкәләренә бик җаваплы бурыч – Мамадышта Җиңү Парадын лаеклы ачу һәм ябу йөкләнгән. Алар моны узган ел Балалар һәм яшүсмерләр йортының өстәмә белем бирү педагогы Разин Вильданов җитәкчелегендә бик оста башкарганнар иде инде. “ГЕОРГИЙ ТАСМА ЛАРЫ“ ТАРАТТЫЛАР Мәктәпләрнең “Лидер“ укучылар үзидарәсе активистлары 9нчы майга кадәр шәһәребез урамнарында “Георгий тасмалары“ акциясе үткәрәләр. Җиңү символына һәркем ия була ала.