Дошманнарга ирек кылма берүк!

2017 елның 9 мае, сишәмбе

Зилзиләле вакыт алга бара. Туган җиребезгә явыз дошман бәреп керүгә быел 76 ел тула. Еллар хәтердән күп нәрсәне юа, диләр. Хак түгел икән. Тән яралары төзәлсә дә, җан яралары сыкрап, барысын да яңа баштан күз алдына китереп бастыралар.

Алар буыны китеп бет- мичә, йөрәкләрнең сыкравы, Җир ананың җаны тынмас инде. Сугыш. Бу җан өшеткеч хәбәр таралган көн, ул чакта балачага яки яшүсмер генә булган Уразбахты авылы кызы Асылбикә Илдарханованың күңеленә уелып кала. Сугыш башланганда аңа нибары 15 яшь була. Әнисенең көтү куарга барган җирдән бик борчулы кайтып керүе һәм морҗага терәлеп, “И-и, балакайларым, сугыш башланган бит. Абыегыз Гыйлемханны да сугышка алырлар инде“,– дип, үкси-үкси елаганын хәтерли. Ул чакта яшүсмер кыз сугышның бик күп үлем, ачлык, кайгы-хәсрәт алып килүен күзаллый ал- магандыр әле. Әтисез үсү- нең авырлыкларын белсәгез иде сез... Бер әнисенә биш бала бит алар. Олы абыйлары Гыйлемхан– аларның сакчылары да, таянычлары да. Әниләренең юравы юш килә. Гыйлем- ханны да фронтка алалар. Ул бик каты яраланып, ике тапкыр госпитальгә эләгеп, сугыштан бик какшап, ике аяксыз кайта. Сугышка киткән ирләр- не хатыннар, балалар алыштыра. Күпме ятим, күпме күз яше. Югалган балачак... Апасы Гөлсем комбайнда эшли. Урак өстендә басуда кунып ка- лалар, тамаклары ач булса да, соңгы телем икмәкне бүлешәләр. Ашарга ризык җитми, черек бәрәңге ашаган чаклары да күп. Урамда- гы мәче борчагы, кычыткан, кузгалак, балтырган – барысын ашыйлар. Ябык авыл кызлары бу авыр эшкә ничек түзде икән. Кышларын, кич утырып, йон язалар, җеп эрләп, фронтка җибәрергә бияләй, оекбаш, перчаткалар бәйлиләр. Әниләре гел колхоз эшендә була. Гыйльметдин энеләре олылар белән бергә кул пычкысы белән урман кисәргә йөри. Бураннарда юлда адашып калулары, атларының ачлыктан хәлсезләнеп егылулары, аларны жәлләп үзенең дә елыйсы килгән чаклары күп була. Ләкин елау авыл малае эшемени?! Түзелде, тылдагы барлык михнәтләргә түзелде. Миңлебикә апаны мари урманнары-на урман кисәргә чыгарып җибәрәләр. Станцияләрдә вагоннарга озын-озын бүрәнәләр төягәннәр. Ур- маннан ат белән тарттырып алып чыкканнар, алар шуларны, агачтан тәгәрәтеп, вагоннарга төягәннәр. 16-18 яшьлек кызларның ничек көче җитте икән, шаклар катарлык. Колхозга нәрәт килгәч, Асылбикә Илдарха- нованы Казанга хәрби тыл хезмәтенә дары заводына эшкә җибәрәләр. Заряд цехында көннәр буе противогаз киеп эшләгәннәр. Башка яшь хатын-кызлар белән бергәләп тәүлеккә күп сәгатьләр буе снарядларга дары тутырганнар. Торган җирләре дә нинди бит әле. Ягылмаган баракта такталар өстендә йоклаганнар, ташкүмер булса, шуны ягып, аз-маз гынаҗылытканнар. Көн саен 500 грамм ипигә карточка өчен эшләгәннәр. Иртән эчәргә чәй дә юк, эшкә чәй дә эчмичә киткәннәр. Шун- дый авырлыклар аша узып, Асылбикә Илдраханова ту- ган авылына хәлсезләнеп кайта. Фәрлуха әбинең бердәнбер малае, Уразбахты авылы егете Самат Рәхимов ар- мия хезмәтенә тормышлар тыныч вакытта ук чакы- рыла. Сугышның берен- че көннәреннән ул Чита шәһәреннән фронтка китә. 21 яшьлек егет Беренче Бе- лоруссия фронтына эләгә. Төз гәүдәле, зирәк, белем- ле, кыю сугышчыны орудие командиры итеп куялар. Са- мат Рәхимов өенә 1945нче елның җәендә, сул кулы яралы, беренче һәм икенче бармаклары ампутациялән- гән икенче төркем инвалид булып кайта. Районыбыз хастаханәсендә хирургның оста кулы тигәнче, 1956нчы елларга чаклы күкрәгендә кыйпылчыклар йөртә. Тыл хезмәткәре, 15 яшен- нән Казан шәһәренең дары заводында дошманны җиңү өчен хезмәт куйган Асыл- бикә Илдарханова белән 45 ел бергә тату гомер ки- черәләр. Бәхетле гаиләдә әти-әнисенең яраткан җиде баласы үсә. Дөнья күр- гән, тормышны танып бел- гән, үлем белән йөзгә-йөз очрашкан Самат абый бала- лары белемле, акыллы бу- лып үссен өчен бөтен көчен куйган. 10-12 төрдәге газета алдырып, үзебездә һәм чит илдә барган вакыйгалар, яңалыклар белән хәбәрдар булу мөмкинлеген тудырган. Аның эрудициясе авыл- дашларын да сокландырды, йортларының ишеге алар өчен һәрвакыт ачык иде. Бакчаларында күпләрне кызыктырып 20дән артык алмагач үсте. Бу аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International