Хөрмәтле сугыш, тыл, хезмәт ветераннары, райондашлар! Халкыбызның иң кадерле, данлы бәйрәме – Бөек Җиңү көне белән барыгы- зны да чын күңелдән тәбрик итәм. Бөек Ватан сугышында төбәгебездән 16 меңнән артык кеше катнашкан. Дәһшәтле елларда тылда калганнарга да җиңел булмый. Җиңү өчен алар көнне-төнгә ялгап, эшләп, фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтәләр. Без Сезнең батырлыкларны, илгә кылган игелекне бервакытта да онытмабыз. Сез һәрчак безнең күңелләрдә, хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Дуслык һәм рухи бердәмлек, патриотизм һәм татулык символына әверелгән бу бәйрәм көннәрендә игелек һәм гаделлекнең тантана итүенә ышаныч төрле сынауларны җиңәргә ярдәм итсен. Район халкына ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары, барлык изге ниятләрегезнең тормышка ашуын телим. Ватаныбыз белән горурлану хисе яңа казынышларга һәм җиңүләргә ирешүдә көчкуәт биреп торсын. Җиңү көне белән!
А.П.ИВАНОВ, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.