Йортлар хуҗалы булдылар.

2017 елның 9 мае, сишәмбе

Җө м һ ү р и я т е б е з д ә шәһәрләр өчен генә түгел, авыллар өчен дә социаль әһәмияттәге төр- ле программалар кабул ителде. Сөбханалла, әлегә аларның барысы да үтәлеп киләләр. “Арендалы торак“ программасы да үзен акла- ганын дәлилли. “Мамадыш“ совхозы бистәсендә файдалануга тапшырылган әлеге йортларның барысы да–шул программа кысаларында төзелгән беренче тораклар. Якын киләчәктә тагын дүрт йорт төзелеп килә. Аларның икесен быел җәй көне файдалануга тапшырырга җыеналар. Яңа йортларда яшәүчеләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Йорт-кирәк яраклары да сатып аласы түгел: кухня, йокы гарнитурлары, көнкүреш техникасы һәм башка җиһазлар урнаштырылган. Өйләр тирәсендәге балалар мәйданчыгы, машиналар куя торган урыннар, тротуарлар, видеокүзәтү камералары, аларга таба асфальтланган юл һәм башка уңайлыклар. Әле кайчан гына бу урын бистәнең ямен бозып тора иде. Бүген ул заманча төсмер алды. Йортларга “Мамадыштөзү“ ябык акционерлык җәмгыяте төзүчеләренең бөтен күңел җылылыкларын салганлыклары аларның тышыннан үк күренә. Соңгы елларда, Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин булышлыгы белән, шәһәребездә 53 күпкатлы йорт төзелде. Шуларның 13е “Мамадыштөзү“ җәмгыяте көче белән сафка бастырылды. Яңа фатирлар хуҗаларына ачкычлар тапшыру тантанасында район башлыгы:Районыбызда төзүчеләркүп, ә менә әлеге коллективта хезмәт куючы кебек чын төзүчеләр аз әле, – дип коллективның эшчәнлегенә югары бәя бирде. Бистәдәге яңа фатирлар- га шәһәребезнең төрле тармакларында хезмәт куючылар ия булдылар. Араларында сәламәтлек сагында торучылар да, сыр -май җитештерүчеләр дә, юлчылар да, коммуналь хезмәтләр вәкилләре дә, электрчылар да һәм башка юнәлешләрдә эшләү- челәр дә бар. Шулардан Телешевлар гаиләсе белән аралашырга насыйп булды. Валентина һәм Сергей Телешевалар гаилә коргач та бер бүлмәле кеше фатирында яшәгәннәр. Сергей Мамадыш сыр-май комбинатында хезмәт куя. Хуҗабикә ике бала тәрбияли. Марина белән Екатеринага хәзер иркенләп уйнарга бөтен мөмкинлекләр бар яңа фатирда. Чөнки ике бүлмәле торакның гомуми мәйданы 70 квадрат метр чамасы тәшкил итә. –Бүген, башка фатирлар ияләре кебек, без дә зур шатлык хисләре кичерә-без. Йортлар уңайлы урын- да: шәһәргә кул сузымы гына, мәктәп, балалар бак- часы, спорт корылмалары ерак түгел, – дип, Валентина шатлыгы белән уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International