ҮЗӘК МӘЙДАН ЧАКЫРА

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Бу шимбәдә – 17нче февраль көнне ма- мадышлыларны икеләтә бәйрәм көтә. Иртәнге 7 сәгатьтә ярминкә башлана. Аңа Усали икътисадый зонасы авыл җирлекләре килә. Ярминкәдән башка төбәкләр фермерлары, шәһәр предприятиеләре дә читтә калмаячак. Күрше районнар эшмәкәрләре дә килергә вәгъдә итәләр. Аннан, ярминкә барган вакытта, Май чабу бәйрәме дә башланачак. Кунакларны кайнар чәй һәм табадан гына төшкән коймаклар белән сыйлаячаклар. Сәхнәдә фольклор коллективлары чыгыш ясаячак. Спорт, балалар мәйданчыклары эшләячәк. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International