Районда үзарасалым акчаларын җыю бара. Шушы уңайдан без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе РӘШИТ ГАРИПОВка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
–Рәшит Мөхәммәтдинович, үзарасалым акчасына ел саен бик күп эшләр башкарыла. Быел аларның нәрсәгә планлаштырылганын тагын бер кат искә төшереп узса- гыз иде. –Бу акчаларга шәһәр пляжы төзекләндереләчәк, анда өстәмә уңайлыклар тудырылачак. Шәһәрдә бер генә караңгы почмакны да калдырмаячакбыз. Өч километр озынлыкта бишенче үткәргеч сузыла, өстәмә рәвештә 51 электр баганасы утыртыла һәм 330 яктырткыч куела. Болар бик колачлы эшләр. Ә халыктан – бер кешедән 300 сум гына җыябыз. –Ул акча кемнәрдән алынмый? –Бөек Ватан сугышында катнашучылар, аларның толлары, беренче төркем инвалидлар һәм 18 яшькә кадәрге балалар үзарасалым акчаларын түләмиләр. Быел бу категориягә тыл хезмәтчәннәрен дә керттек, алардан да җыймаячакбыз. –Ул акчаларны җыю ничек бара соң? –Безгә үзарасалым акчаларын 15нче мартка кадәр җыеп бетерергә кирәк. Шушы вакытка кадәр җыелган акчаларга быел хөкүмәт дүрт тапкыр арттырып, ягьни 300 сумга 1200 сум түлиячәк. Коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә үзарасалым акчаларын да түләргә мөмкин. Предприятие һәм оешмаларның бухгалтерияләре дә бу эштә безгә бик зур ярдәм күрсәтәләр. –Түләмәүчеләр дә бардыр. Аларга нинди чаралар күрелә? Узган ел муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясендә Мамадыштан һәм берничә авыл җирлегеннән үзарасалым акчаларын түләмәгән берничә дистә кешегә төзелгән беркетмәләрне карап, чаралар күрелгән иде. –Шушы араларда гына өч ел буе түләмичә килгән 51 кешене мировой судка бирдек. Алар чыгарган карарлар буенча үзарасалым акчалары суд приставлары тарафыннан эзләп алыначак. Түләмәүчеләр тагын да бар әле. Аларга да түләү срокларын күрсәтеп, хатлар җибәрелгән. Безнең мөрәҗәгатькә колак салмасалар, алар буенча да судка мөрәҗәгать итәчәкбез. Законнар буенча референдум карарлары үтәлергә тиеш. Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексының 2,6нчы матдәсендә җирле үзидарәләрнең муниципаль актларын үтәмәгән өчен, гражданнарга 1 000 сумнан 2 500 сумга кадәр штраф каралган. Әңгәмәне МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ үткәрде.