Ярышны аклар башлый

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Районыбызның лаеклы ялдагы ветераннары һаман ару-талу белми тынгысыз тормыш белән яшиләр. 9нчы февральдә компьютер грамоталылыгы нигезләре курсын тәмамлаган бер төркем пенсионерларга сертификатлар тапшырылды. Әлеге тантанада Россия Федерациясе Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең контроль-ревизия бүлеге начальнигы Фәрит Закиров һәм Мамадыш районындагы идарәсе начальнигы Шамил Хәсәнов та катнаштылар. Шул ук көнне “Олимп“ спорткомплексында өлкәннәр арасында шахмат һәм шашка буенча турнирның беренче сайлап алу этабы узды. Эльмира Хәмидуллина хөкемдарлык иткән бәйгедә 33 кеше катнашты. Шашка һәм шахмат буенча да хатын кызлар арасында Фирдәүсә Җиһаншина, Сания Ибраһимова, Алсу Мөхәммәтшина җиңү яуладылар. Ирләр арасында шахмат буенча призлы урыннар –Разин Вильданов, Мөхәммәтнур Фәтхуллин, Әгъзаметдин Низамовта, ә шашка буенча – Мөхәммәтнур Фәтхуллин, Николай Мамашев, Разин Вильдановта. Беренче урыннарны алучылар 28нче февральдә районыбыз данын башкалабызда яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International