12 февраль көнне гомере буе татар батырларын барлаган эзтабар язучы, прозаик, шагыйрь, журналист, халыкара премияләр лауреаты Шаһинур Мостафинга 70 яшь тула. 17 февральдә район мәдәният йортында 13:00 сәгатьтә аның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булачак. “Кичәдә якын туганнарым, иҗатташларым булачак, шулай ук Казаннан да язучылар кайтачак. Гомер буе юлда булдым, татар батырларын барладым. Якташларымның һәрвакыт терәген тоеп иҗат иттем. Якташларым батырлыгы белән гомерем буе горурланып яшим. Минем өчен бу очрашу бик мөһим,” – ди юбиляр. Рәхим итегез