Хөрмәткә лаек

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

     2018 нче елның 18 нче февраль  көнне Кече Кирмән  авылында  гомер итүче, 1986 нчы елдан 2005 нче елга кадәр Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Валиахметова Мәдинә Гаяз кызы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны туган көне белән район башлыгы Иванов Анатолий Петрович, бергә эшләгән хезмәттәшләре, туганнары, балалары бүләкләрен тапшырдылар.

    Мәдинә Гаяз кызы тормыш иптәше Гайдрахмет абый белән ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә 4 оныкка һәм 1 оныкчыкка яраткан әби-бабай булып,  балаларына, онык-оныкчыкларына яхшы киңәшләрен биреп Кече Кирмән авылында яшиләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International