Мамадышта ялган электрчылар йөри: ышанучан пенсионерларны акчасыз калдыралар

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Кырыкалдарларның схемасы һәрвакытта диярлек бер үк төрле. Эш киемендәге ир кеше, ул алай махсус киен- мәскә дә мөмкин, районда электр чыбыкларындагы кыска ялганыштан янгын чыгу очраклары күбәю сәбәпле, аларны һәм счетчикларны тикшереп йөрүен әйтә. Аларның кайберләре, дөрестән дә, нәрсәләрдер эшлиләр, счетчикларны, щитлардагы кайбер детальләрне алыштыралар. Моны алар искеләре гамәлдән чыккан, алга таба эшләүләреннән янгын чыгу куркынычы зур булуы белән аңлаталар. Боларны эшләү сезнең өчен кирәк тә түгелдер. Әмма сезне, “срогы чыккан счетчикның“, башка әйберләрнең бик куркыныч булуына бик озаклап һәм җентекләп ышандырачаклар. Андый белгечләр сездән үз эшләре өчен, рәсми хезмәтләргә караганда, өч тапкыр кыйммәтрәк Мамадышта ялган электрчылар йөри: ышанучан пенсионерларны акчасыз калдыралар түләттерәчәкләр, әмма янгын чыгу куркынычы гына кимемиячәк. Аларның мондый эшләр буенча белемнәре һәм тәҗрибәләре бөтенләй юк бит. Әнә шундый кырыкал- дарлар ятьмәсенә райондашларыбыз да эләкте. Мондый очракларның берсе “Мамадыш“ совхозы бистәсенең Сәйдәшев урамындагы 15нче йортта була. Ике яшь кыз үзләрен “Энергосбыт“ хезмәткәрләре дип таныштыралар. Аларның булышчылары ике егет тә була. Нәкъ менә алар электрчылар ролен үтәргә, бер счетчикны икенчесе белән алыштырырга (яки алыштыру кыяфәте чыгарырга) тиеш булалар. “Энергосбыт“ “вәкилләре“ ышанучан пенсионерларны яхшылап “эшкәртәләр“, “срогы чыккан“ счетчикны алыштырырга кирәклегенә ышандыралар. Аларның сүзләренә караганда, мондый хезмәт күрсәтүгә договорга шәһәр администрациясе кул куйган, андый гамәлләрне башкарырга рөхсәтләре бар. Хезмәт күрсәткән өчен түләү дә 2600 сум күләмендә билгеләнгән. Кырыкалдар-электрчыларны Мамадыш “Энергосервисы“ хезмәткәрләре 25нче гыйнвар көнне шундый гамәлләрен башкарганда эләктерәләр. Алар мошенникларның чын йөзләрен ачалар да инде. Әлеге яшьләр төркеме Мамадышка Яр Чаллыдан килгән булып чыга. Аларның мондый эшләрне башкарырга рөхсәтләре дә, килешүләре дә булмаганлыгы ачыкланган. “Энергосервис“ җәмгыяте җитәкчесе Илнур Гайфетдинов сүзләренә караган- да, бүгенге көндә электр счетчигының бәясе 700 сум тәшкил итә. Ә аны алыштыру бәясе 300 сум тирәсендә. Яр Чаллы “электрчылары“ Мамадыш пенсионерла- рыннан реаль бәясеннән өч тапкыр күбрәк акча сораганнар булып чыга. Әмма мондый мошенниклар ышанучан пенсионерларның акча янчыкларына гына түгел, аларның өйләренә дә куркыныч тудыралар. Аларның гамәлләре янгын чыгарырга мөмкин, бүлү щитына һәркем керергә тиеш түгел. Көтмәгәндә сезгә “элек- трчылар“ килеп керә икән, аларның чын белгечләрме, кырыкалдарлармы икәнен ничек танырга соң? “Энергосервис“ җитәкчесе Илнур Гайфетдинов гражданнарны сизгер булырга, аларның сүзләренә ышанып, энергияне исәпкә алу приборларын алыштырырга күнгәнче, 3-97-76 телефоны белән шалтыратып белешергә киңәш итә. Берничә минут һәм саклык күрсәтү сезгә ялганга бирелмәскә ярдәм итәр. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре сүзләренә караганда, кырыкалдарлар, гадәттә, үзләренең корбаннарының психологиясен бик яхшы беләләр, бу аларга вакыйгалар үсешенең бөтен вариантларын алдан күрергә мөмкинлек бирә. Технологик күзлектән караганда да, җинятьелек дөньясы урында тормый. Прогресс белән тормышыбызга кергән бөтен нәрсәне – мобиль телефоннар, банк карталары, интернет-түләүләр, Бөтендөнья Интернет челтәре аша сатып алулар – андый алдакчылар бик оста файдаланалар. Җинаятьчеләр алдауның кешеләр акчасына ия булуның яңа ысулларын уйлап таба башладылар, моның өчен заман техникасыннан бик оста файдаланалар. Полиция хезмәткәрләре гражданнарны сизгер бу- лырга, аферистлар кармагына эләкмәскә чакыралар. Россия Федерациясе Эчке эшләр бүлегенең Мамадыш районы буенча на- чальнигы урынбасары– эзләү бүлеге начальнигы АНЖЕЛИКА ВАСИЛЬЕВА сүзләренә караганда, счетчикны алыштырганчы, приборның хезмәт срогын карарга кирәк. Аның срогы узган икән, махсус хезмәткә заявка бирәсең. Белгеч килгәч, аның документларын: хезмәткәр таныклыгын, сертификатын, андый эшләрне башкарырга лицензиясе булуын тикшерегез. Барлык документлары булуына ышанганнан соң гына электрчыны щитка якын җибәрергә мөмкин. Башка очракта электрчы куйган счетчик янгын чыгу куркынычы тудырмас дип, бер кем дә гарантия бирми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International