1 мартта Мамадыш шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Фәләхетдинова Сания Якуп кызың 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Мамадышка эш сәфәре белән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан килде. Митрополит Дегетле авылында урнашкан чиркәүне төзекләндерергә кирәк дип саный. Бу хакта ул 17 нче колония-поселениесендә тоткыннар белән очрашуда хәбәр итте.
Татарстан митрополиты Феофан эшлекле сәфәр белән Мамадыш районында булды. Әлеге сәфәр кысаларында митрополит Дегетле авылында урнашкан 17 нче колония-поселениесендә тоткыннар белән очрашты.
Авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча оештырылучы ярминкәләрнең соңгысы бу шимбәдә - 3 мартта узачак. Ул, гадәттәгечә, Мәдәният йорты каршындагы мәйданда үтә.
Татарстан үзәк сайлау комиссиясе Казанда, шулай ук Татарстанның Әгерҗе, Менделеевск, Мамадыш, Алабуга, Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарында территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен семинарлар үткәрә.
Бакчачының кызу эш вакыты кайчан башлана, дип уйлыйсыз? Февральдә! Халык гомер-гомергә борыч һәм баклажанны февральдә, ә помидорны март башында утырткан.
Ватанны саклаучылар көнендә Түбән Ушмада “Сәламәтлек“ кышкы спорт уеннары узды. Аларның максаты – авылда яшәүчеләрне спортка тарту, спорт өлкәсендә үсәр өчен мөмкинлекләр тудыру. Бәйгеләрдә безнең “АПК “Азык-төлек программасы“, Кукмара районының “Урал“ җәмгыятенең – ике, “Восток“ һәм “Вахит“ хуҗалыклары командалары катнашты.
Якташыбыз күпсанлы шигырь-поэмалары, нәсер-парчалары, әдәби-документаль әсәрләре һәм тарихи-публицистик язмалары өчен Ломоносов, Кол Гали, Хөсәен Ямашев, Шәйхи Маннур, Башкортостанның Мәҗит Гафури, Удмуртиянең Риза Шәфи исемендәге премияләренә, башка бүләкләргә лаек булган шәхес. Төркиянең дәүләт, Азия илләренең “Лотос“, Россиянең Платонов, Татарстанның Тукай премияләре лауреаты Ринат Мөхәммәдиев Шаһинур Мостафинның эзтабар буларак эзләнүләре нәтиҗәсендә язылган әсәрләрендә татар халкының бөеклеге.
Узган шимбә тагын бер авыл бәйрәменең шаһите булдык. Җәнлек совхозы бистәсендә Урманчы авыл җирлеге башлыгы призына спорт бәйрәме оештырдылар.
Татарстан Республикасы авылларында яшәүче хатын-кызларның бала тудыруларын арттыру максатыннан, 2018нче елдан ТР Министрлар Кабинеты, республика бюджетыннан, бер тапкыр өстәмә акчалата түләүләр кертте. 27нче санлы республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Мамадыш муниципаль районындагы бүлеге мөдире ГӨЛНАЗ ТӘХӘВИЕВА белән әңгәмәбез шул хакта.