“Мине иҗатка алып кереп киткән кеше ул. Шаһинур Мама- дышка редакциягә барган- да, аның үзен генә җибәр- мичә, иптәшкә озата барган идем. Шуннан үзем дә ши- гырьләр яза башладым“,– диде ул. Татарстанның ха- лык шагыйре, Тукай преми- ясе лауреаты Зиннур Ман- суров та мәктәптә укыганда Шаһинур Мостафинга ияреп яза башлавын әйтте. Шулай ук Тукай премиясе лауреаты, "Мәдәни Җомга" газетасы баш мөхәррире Вахит Има- мов Шаһинур Мостафин- ның архивларда көне-төне утырып, сугыш юлларын буйлап, моңа кадәр батыр- лыклары халыкка билгеле булмаган 478 каһарманны эзләп табуын, алар хакын- да йөзләгән тарихи-доку- менталь язмалар чыгарып, халыкка җиткерүен бик зур хезмәт дип бәяләде. Як- ташыбызның "Ядрәләрне эреткән йөрәкләр" дигән китабы 2017 елда "Елның иң укылышлы китабы" бәйге- сендә җиңеп чыкты. Шаһинур Әхмәтсафа улын гомер бәйрәме белән муни- ципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, күпсанлы иҗатташ дуслары, якташла- ры һәм туганнары котла- ды. Аңа, күпкырлы иҗади эшчәнлеге өчен, рәхмәт- ләрен әйттеләр