Авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча оештырылучы ярминкәләрнең соңгысы бу шимбәдә - 3 мартта узачак. Ул, гадәттәгечә, Мәдәният йорты каршындагы мәйданда үтә.
Сәүдә иртәнге 7 дә башлана. Район кешеләре һәм кунаклары бу көнне авыл хуҗалыгы продукциясе һәм башка күп кенә әйберләр сатып ала алачак. Һәрвакыттагыча, ярминкәгә килүчеләрне район авыл җирлекләренең үзешчән сәнгать артистлары катнашында мәдәни программа көтә, алар бирегә килгән бөтен кешене үзләренең матур номерлары белән сөендерәчәк.