–Гөлназ Мансуровна, быелга чыкканнан бирле, бала тудыручыларга күк капусы ачылды. Акча бирәләр дә, акча бирәләр. Татарстан хөкүмәте тарафыннан кер- телгән өстәмә акчалата түләүләр турында тәфсилләбрәк аңлатсагыз иде. –Әйе, шундый күңелле яңалыгыбыз бар. Әгәр бала табучы хатын-кыз, ТР территориясе авыл җирлегендә өч елдан да ким яшәмәгән булса, –25 яшькә кадәр булганнарга, беренче балалары тугач, 50000 сум; –29 яшькә кадәр булганнарга, өченче балалары ту- гач, 100000 сум күләмендә бер тапкыр акча түләнә. Ул түбәндәге шартлар үтәлгәндә башкарыла: –бала 2018нче елның 1нче гыйнварыннан соң туса; –ананың РФ гражданлыгы булса; (моны раслаучы документ булып паспорт тора); –бала тапкан хатын-кызның ТР территориясенең авыл җирлегендә даими яшәү срогы, мөрәҗәгать иткән көн датасында өч елдан да ким булмаска тиеш. (Факт паспорттагы билге белән раслана). Бала тапканнан соң алты айдан да соң булмаган вакыт эчендә мөрәҗәгать итүчеләргә бер тапкыр түләү билгеләнә. –Моның өчен нинди документлар кирәк? –Бер тапкыр түләүне сораган ана исеменнән язылган гариза. Ул үзе белән паспортын, баланың туу турында таныклыгын, һәм хисап реквизитларын алып килә. Шунысына да игътибар итәргә кирәк: бер тапкыр түләүләр беренче (өченче) бала тугач, ана ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, бу хокук аңа чикләнгән (бу алдагы балаларга да кагыла–өченче балага түләү билгеләгәндә) булса, яисә бала тулысынча дәүләт тәэмин итүе карамагында булса, түләнми. Безнең адрес: Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 10нчы йорт (3,7 кабинет- лар) Белешмәләр өчен те- лефон: 3-34-54; 3-22-83; 3-29-82. Республика матди ярдәм үзәге бүлеге.