Татарстан митрополиты башлыгы Феофан колония тоткыннары белән аралашты

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан митрополиты Феофан эшлекле сәфәр белән Мамадыш районында булды. Әлеге сәфәр кысаларында митрополит Дегетле авылында урнашкан 17 нче колония-поселениесендә тоткыннар белән очрашты. 

Митрополитны 17нче колония-поселение җитәкчесе Раил Сәгыйтов һәм район башлыгы Анатолий Иванов озатып йөрде.“Мондый колония барын ишеткәч, сезнең белән очрашырга булдым. Мин монда берәүнең дә кушуы буенча түгел, үз теләгем белән килдем. Чын күңелдән сезнең белән сөйләшәсем килә. Күпләрегез хаталанганына, күп гөнаһлар кылганына төшенгәндер. Төзәлергә һәм камилләшергә беркайчан да соң түгел. Күңелегездә иман нуры бар икән, иреккә чыккач, үзегезне табарга җиңел булачак”, - дип билгеләп узды митрополит.“Мондый колония барын ишеткәч, сезнең белән очрашырга булдым. Мин монда берәүнең дә кушуы буенча түгел, үз теләгем белән килдем. Чын күңелдән сезнең белән сөйләшәсем килә. Күпләрегез хаталанганына, күп гөнаһлар кылганына төшенгәндер. Төзәлергә һәм камилләшергә беркайчан да соң түгел. Күңелегездә иман нуры бар икән, иреккә чыккач, үзегезне табарга җиңел булачак”, - дип билгеләп узды митрополит.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/28/158931/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International