Өлкәннәр дә читтә калмады

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Узган шимбә тагын бер авыл бәйрәменең шаһите булдык. Җәнлек совхозы бистәсендә Урманчы авыл җирлеге башлыгы призына спорт бәйрәме оештырдылар.

Бу төбәктә дә җирле җитәкчеләр спортка зур игътибар бирәләр. Ел саен хоккей турниры оештырыла. Былтыр “Берсут“ агрофирмасы“ җитәкчесе Николай Кириллов инициативасы белән Татарстанның җәнлекчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыклары арасында зур спорт бәйрәме уздырыла. Быел шундый чараны җирлек башлыгы Анато- лий Ильин үз җилкәсенә алган. Дистәгә якын спорт уенна- рыннан тыш, бистәнең мәдәният йорты артындагы хоккей тартмасы тирәсендәге мәйданда Масленицаны да зурлап бәйрәм иттеләр. Мәктәп укучылары җыр-биюләре белән чарага җыелган халыкның күңелен ачтылар. Һәркем кай- нар чәйдән, коймактан, төрле тәм-томнардан да авыз итте. Спорт бәйгеләрен дә тамаша кылды. Бәйге - ярышларда төрле яшьтәгеләр катнашты. Халык арасында кулына чаң- гыларын тоткан өлкән яшьтәге бер ханым игътибарны үзенә җәлеп итте. Танышабыз: 67 яшьлек Нурия Галиева. –Алтмыш яшькә чаклы эшләргә туры килде. Аякларым нык борчый иде. Менә җиде ел инде кышның җиткәнен зур тү- земсезлек белән көтеп алам. Көнгә кимендә өч километр араны узмасам, күңелем булмый. Мин үзем генә түгел, ахирәтләрем Фирдәүсә Галиева, Галина Ефимова, Вален- тина Шәйдуллина белән бергә трассага чыгабыз. Җәй көне генә бакчада мәш килү сәбәпле, өйдән бик чыгып булмый. Бүген ярышта катнашам әле, – ди ул. Өлкән яшьтәгеләр арасында аңа тиңнәр булмады. Башка төрләрдән дә җиңү- челәр, призлы урыннарны алучылар буш калмады. Иганә- челәрнең акчалата бүләкләре тапшырылды аларга. Елда- гыча, халыкны үзенә иң күп җәлеп иткәне хоккей уены булды. Төп приз – 10000 сумга ия булу өчен җирле ике, Берсут Сукачы, Балык Бистәсенең Котлы Бөкәш, Биектау, Күгәрчен авылларыннан килгән командалар көч сынашты. Нәтиҗәдә студентлардан торган “Берсут-1“ хоккейчылары аңа ия булдылар. Җәнлек совхозы мәктәбе укучылары һәм ветераннар составындагы “Берсут-2“ һәм Берсут Сукачы командалары икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International