1 мартта Мамадыш шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Фәләхетдинова Сания Якуп кызың 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Район җитәкчелеге исеменнән район Башлыгы урынбасары Ришат Самигуллин котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды.Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Минңегөл Мөлләхмәтова да кушылды.