Татарстан митрополиты башлыгы Феофан Дегетле авылы чиркәвен төзекләндерергә тәкъдим итте

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Мамадышка эш сәфәре белән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан килде. Митрополит Дегетле авылында урнашкан чиркәүне төзекләндерергә кирәк дип саный. Бу хакта ул 17 нче колония-поселениесендә тоткыннар белән очрашуда хәбәр итте.

“Чиркәү тоткыннарга туры юл күрсәтеп, үзенә чакырып торырга тиеш. Дегетле авылы чиркәвен халыкка игелекле хезмәт итүче храм итеп күрәсе килә. Төзекләндерү эшләрен тиз арада башлап җибәрергә кирәк. Мин бу эшне үзем күзәтеп барачакмын. Сезнең дә ярдәмгә өметләнәм. Җыештыру һәм төзекләндерү эшендә катнашсагыз, савап эшләрсез һәм иманыгыз куәтләнер. Иман һәм динне хөрмәт итү халыкны якынайта һәм тормышыбызның төп чыганагы булып тора. Христиан яки мөселман булсынмы, динне саклагыз, Аллаһ кануннарын үтәгез. Бу чиркәүне төзекләндерү сезнең өчен файдага булыр, анда йөрүчеләр саны гел артып торыр дип ышанам”, - дип мөрәҗәгать итте тоткыннарга митрополит.

17 нче колония тоткыннары митрополитның тәкъдимен хуплады. “Без чиркәүнең сафка басуын күптәннән көтәбез. Кылган гамәлләребезне барлап, киләчәккә матур өметләр белән карарга өйрәнер идек”, - диде алар.

Район башлыгы Анатолий Иванов, чиркәүне торгызыр өчен, кирәкле материаллар белән ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Чиркәүдә борыңгы архитектура элементлары сакланып калган. Феофан аларны шул килеш саклап калырга кушты.

Вознесенск чиркәве П.В.Тихомиров ярдәмендә 1874 елда төзелә һәм 1875 елда эшли башлый. Матди ярдәмне сәүдәгәрләр Мария Сухопарова һәм Иван Стахеев күрсәткән. Чиркәүдә 6 кыңгырау булган. Иң зурысының авырлыгы 46 фунт. Хәзер биш гөмбәзле булган чиркәүнең бер ягы бөтенләй җимерелгән.

 

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/28/158928/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International