Фирдания мәктәптә укыганда ук гомерен балалар тәрбияләүгә багышларга, дигән карарга килә.
Хәрби эшләр буенча Мамадыш өяз хәрби комиссариаты 1918нче елның 15нче апрелендә губерна, өяз, волость хәрби комиссариатлары оештыру турындагы Декрет чыкканнан соң барлыкка килә.
Шәһәребезнең “Диләрә“ кафесында Совет урамындагы территорияләрне үстерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы узды. Ул бик җылы әңгәмә рәвешендә барды.
Татарстан Республикасында агымдагы елның 15нче мартыннан вируслы талпан энцефалитын һәм “урман бете“ аша йогарга мөмкин булган башка инфекцияләрне атна саен мониторинглау эше алып барыла.
2018 елның 18 апрель көнне Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Курчактерапия” технологиясен кулланып “Мартиничка” дип исемләнгән дәрес үткәрде
Апрель аенда бакча кышкы йокысыннан уяна, моны күп бакчачылар түземсезлек белән көтә. Күпләрнең тәрәзә төпләрендә помидор, борыч һ.б. яшелчә, чәчәк үрентеләре үсеп утыра.
90нчы елларда без яшәгән шәһәрдән Казанга һәр сәгать саен автобус йөри иде. Кире кайтканда да шулай ук. Ә хәзер, автовокзал ябылып, рейслар бетерелгәч, таксистларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Таксида кыйммәтрәк, әлбәттә, тик алар өйдән үк алып китәләр, бер проблемасыз Казандагы адресатка алып барып җиткерәләр дә. Лаеклы ялга чыккач, мин дә башкаладагы туганнарым янына ешрак йөри башладым.
Беркөнне, иремнең температурасы күтәреде дә, телефоннан тиз генә авылыбыз фельдшеры Эльмира Галиевага шалтыраттым. Сәламәтлеген тикшертергә Алабугага киткән икән. Эш сәгате күптән чыккан, кич җиткән булса да, кайтканда барыбер кереп, хәл белеп, дарулар калдырып китте. Аның бик ышанычлы, тынгысыз, иптәшләре өчен борчылучан икәнен мәктәптә укыган вакытта ук белә идем, үзебезнең укучы бит.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй бәйрәмен уздыру көннәре турындагы карарга кул куйды.
Шәдче төбәге элек-электән җырга-моңга бай булды. Район мәдәният өлкәсендә бу якның үзешчәннәре үзләренең осталыклары белән аерылып торалар. Берәр чара үткәрелә калса, олысы- кечесе сәхнәгә чыгып, моңлы, аһәңле тавышы, оста биюләре белән тамашачыларның мәхәббәтләрен яулыйлар.