ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Җирнең кадастр бәясе белән килешмәгән очракта нишләргә икәне дә билгеле.

Шәһәребездәге туган як тарихын өйрәнү музеенда Усали авылында туып-үскән күренекле якташыбыз, галим, рәссам-каллиграф, шәҗәрәче, дизайнер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Рәссамнар берлеге һәм Татарстан халык сәнәгате һөнәрләре палатасы, РФ Милли каллиграфлар берлеге әгъзасы Нәҗип Нәккашның “Туган якка мәхәббәт белән“ дип аталган гарәби матур язу күргәзмәсе зур оешканлык белән бара.


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Казанда “Муниципаль идарә тармагында иң яхшы хезмәткәр“, “Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива“ һәм “Җирле үзидарә темасын массакүләм чараларда иң яхшы яктыртучы“ республика конкурсларына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне 18нче апрельдә Татарстан Ре- спубликасы Дәүләт Советы бинасында тәбрикләделәр.

Татарстанда халыкка ясалган прививкалар буенча бердәм белешмә базасы булдырылачак. Бу проект Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко хәбәр итте.

2018 елның 10 апрель көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында Шәдче авылының янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре Р.Р. Шарифуллин һәм А.С. Евдокимов янгын куркынычсызлыгы турында профилактик дәрес уткәрделәр.

Май бәйрәмнәренә ял көннәре тәртибе билгеле булды. Бу турыда Татарстан Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанда 2018 елның 1 маеннан хезмәт хаклары арта. Федераль закон нигезендә билгеләнгән минималь хезмәт хакы түләве 11 мең 163 сумны тәшкил итә. Әлеге яңалык республиканың бюджет өлкәсендә эшләүче 90 мең хезмәткәргә кагылачак. Барлык чыгымнар 1,5 млрд сумга җитә. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Мамадыш районының эш белән тәэмин итү үзәге эшсезләр өчен профессиональ уку оештырды, 7 укырга теләүче “чәчтараш” профессиясен үзләштерә.

Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.

26-нче июнь - 4 нче август аралыгында, Мастрюков күлләре буенда (Самара өлкәсе) инде традициягә кергән Идел буе федераль округының «iВолга-2018» яшьләр форумы уздырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International